2014 елның 3 октябрендә Татарстан Республикасының 2030 елге кадәрге Социаль-икътисадый үсеше стратегиясе проектын эшләү кысаларында «Инновацияләр, мәгълүмат һәм технологияләр» проект мәйданчыгының «ТР инновацияле стратегиясенә якын килү ысуллары. Инновацияле инфраструктура үсеше («Иннополис» һәм «Смарт-Сити Казан» проектлары)» стратегик сессиясе узды.
Әлеге чарада төбәк хакимияте, бизнесы, юнәлешле иҗтимагый һәм фәнни оешма вәкилләре катнашты.
Стратегик сессия экспертлары сыйфатында Евгений Панасюк (Ernst & Young) һәм Марк Рахлин (консалтинг компанииясе җитәкчесе, АКШ) катнашты.
Докладлардан соң стратегик сессиядә катнашучылар проблемалар, үсешнең өстенлекле бурычлары һәм максатлары, республика инновацияле системасының көндәшлеккә сәләтлелеген үстерү чаралары буенча фикер алыштылар.