Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы, «Югары икътисад мәктәбе» Милли тикшеренү университеты белән берлектә, «Дәүләт һәм муниципаль сатып алуларында җәмәгать контролен тәэмин итүнең хокукый мәсьәләләре» темасына «түгәрәк өстәл»-киңәшмә үткәрә.
Чарада катнашырга шулай ук дәүләт һәм муниципаль сатып алуларга контрольлек итүче иҗтимагый оешма вәкилләре дә чакырыла.
«Түгәрәк өстәл»-киңәшмә 2014 елның 16 октябрендә 11.00дән 13.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча уздырыла: Мәскәү шәһ., Миус мәйданы, 7, 1нче корылма (Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы бинасы, кече конференц-зал).
info@gosreforma.ru, электрон почтасы аша, шулай ук +7(495) 989-48-67 телефон номеры буенча теркәлергә һәм чарада катнашу турында тулырак мәгълүмат алырга мөмкин.