2014 елның 2 октябрендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – Эшкурлык үсеше департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин биотехнологияләр инжинирингының төбәк үзәге үсеше концепциясе мәсьәләләре буенча киңәшмәдә чыгыш ясады.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов алып барды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасында 2010-2020 елларга биотехнологияләрне үстерү программасын гамәлгә ашыру сораулары да күтәрелде.
Аерым алганда, әлеге юнәлеш буенча хакимият органнары һәм бизнес эшчәнлеген координацияләү буенча эшче төркем оештырырга тәкъдим ителде.