2014 елның 8 октябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын үтәүче Алексей Песошин Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Татарстан Республикасы Президентының 2014 елның 6 октябрендәге Указы белән Татарстан Республикасы икътисад министры вазыйфасына Артём Здунов билгеләнде. Әлеге вазыйфага билгеләнгәнче ул дүрт ел икътисад министры урынбасары булып эшләде.
Артём Здунов җаваплылыгындагы инвестицияләр һәм инновацияләр блогы нәкъ менә хәзер республика өчен аеруча актуаль һәм мөһим, дип билгеләп үтте Алексей Песошин. «Артём Алексеевич республикасы икътисадын үстерү буенча ТР Икътисад министрлыгына хас системалы эшне алга таба лаеклы дәвам итәр, дип ышанам», – диде Алексей Песошин һәм, уңышлар теләп, яңа министрга символик министр портфелен тапшырды.
Алексей Песошин Мидхәт Шаһиәхмәтовны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән яңа вазыйфасы белән котлады һәм министр постында уңышлы эше өчен рәхмәтен җиткерде. «Мидхәт Рәфкатовичның 25 ел эчендә салым инспекторыннан министр вазыйфасына кадәр узган юлы аны югары дәрәҗәдәге профессионал буларак күрсәтә. Министр вазыйфасында Мидхәт Рәфкатович эшләгән вакыт эчендә республика социаль-икътисадый үсеш дәрәҗәсе һәм динамикасы буенча Россия Федерациясенең әйдәп баручы төбәгенә әверелде. Дүрт ел рәттән Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеге күрсәткечләре буенча Россия субъектлары арасында беренче урынны били», – дип басым ясады Алексей Песошин.
Алексей Песошин Мидхәт Шаһиәхмәтовка дәүләт хакимияте органнарында күпьеллык уңышлы хезмәте һәм Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә керткән лаеклы өлеше өчен, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатын тапшырды һәм яңа вазыйфасында уңышлар теләде.
Мидхәт Шаһиәхмәтов, министрлык коллективына мөрәҗәгать итеп, болай диде: «Минем хөрмәтле коллегаларым, сезгә бергә эшләгән дүрт елдан артык вакыт өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Алексей Валерьевич билгеләп үткән моментлар – безнең уртак хезмәтебез нәтиҗәсе. Проблемалы мәсьәләләр буенча без сезнең белән бергә нәтиҗәле хәл итү юлларын таба идек. Без сезнең белән оператив киңәшмәләрдә тикшергән нәрсәләр, барлык безнең тәкъдимнәр һәм башлангычлар дәвам ителер, дип уйлыйм, чөнки яңа министр – безнең коллективтан. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге һәм гаилә бәхете, шулай ук республика алдына куелган бурычларның нәтиҗәле хәл ителүен, Татарстанның һәрвакыт алдынгы урыннарны биләвен, халкыбызның, безнең гражданнарның тормыш сыйфаты иң югары дәрәҗәдә булуын телим».
Татарстан Республиасы икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева министрлык коллективы исеменнән Татарстан Республикасы иминлеге хакына уртак тырыш хезмәте өчен Мидхәт Шаһиәхмәтовка олы рәхмәтен белдерде: «Сезнең җитәкчелек астында без республика каршында торган яңадан-яңа бурычларны уңышлы чишә килдек. Әлеге еллар эчендә икътисад структурасы гына сыйфат яынан үзгәреш кичермәде, без дә профессиональ яктан үстек. Без һәрвакытта да Сезнең һәр эштә системалылык таләп ителүе, барлык күрсәткечләр һәм барлык юнәлешләр буенча лидерлыкка омтылырга кирәклеге турындагы принцибыгызны истә тотачакбыз һәм аның буенча барачакбыз. Хөрмәтле Мидхәт Рәфкатович, Сезгә эшегездә уңышлар телибез, һәм, Сезне белгәнгә, алдыгызга куелган барлык бурычларның хәл ителәчәгенә шигебез юк». Министрлык коллективы әлеге сүзләрне аягурә басып алкышлады. Дустанә мөнәсәбәтләр, җайга салынган уртак хезмәт турында истәлек билгесе итеп, Сәрия Сираҗиева Мидхәт Шаһиәхмәтовка министрлык тормышындагы эш сәфәрләрен, җәмәгать, спорт һәм мәдәни чараларны чагылдырган фоторәсемнәр альбомын бүләк итте.
Исегезгә төшерәбез, 2014 елның 7 октябрендә 2010 елдан бирле Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгын җитәкләгән Мидхәт Шаһиәхмәтов Россия Банкының Идел-Нократ Баш идарәсе башлыгы урынбасары – Татарстан Республикасы Милли банкы идарәчесе итеп билгеләнде.