2014 елның 28 ноябрендә Татарстан Республикасында бара торган «Евразия икътисадый интеграциясе: казанышлар һәм проблемалар» Икенче Казан форумының икенче эш көне кысаларында Евразия икътисадый комиссиясенең Эшкуарлык мәсьәләләре буенча консультатив комитетының утырышы узды.
Утырыш барышында Евразия икътисадый комиссиясенең (ЕИК) икътисад һәм финанс сәясәте буенча министры Тимур Сөләйманов Евразия икътисадый берлеге турындагы шартнамәнең төп нигезләмәләре турында сөйләде. Исегезгә төшерик, ЕврАзЭС Таможня берлеге нигезендә әлеге халыкара икътисадый берләшмәне төзү турындагы шартнамә 2014 елның маенда имзаланган иде, һәм ул 2015 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк. Берлеккә Россия, Казахстан, Белоруссия һәм Әрмәнстан керә.
ЕИК Эшкуарлык эшчәнлеген үстерү департаменты директоры Рөстәм Акбердин Евразия икътисадый комиссиясенең эшкуарлык эшчәнлеген алып бару шартларына тәэсир итү ихтималы булган карарлары проектларына җайлау йогынтысын бәяләү процедурасы үткәрү турында доклад белән чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здуновның чыгышы эшкуарлык өлкәсенә багышланган иде. Татарстанда эшкуарлыкны үстерүгә аерым игътибар бирелүен билгеләп үтеп, ул республикадагы инфраструктур һәм финанс ярдәменең барлык төрләрен үз эченә алган институтларны шәрехләп чыкты. Шуның белән бергә, икътисад министры соңгы вакытларда өстенлекләрнең сәнәгать мәйданчыклары резидентларына ярдәм итү өлкәсенә авышуы турында хәбәр итте: «Татарстан Республикасында ел башында сәнәгать мәйданчыкларын, индустриаль паркларны үстерүнең яңа программасы эшләнәчәк. Әлеге мәйданчыкларга киләчәк резидентлар энергия челтәрләренә бушлай кушыла алу яки кушылу өчен субсидияләр алу мөмкинлегенә ия булачаклар, аларга җиһазлар сатып алгандагы чыгымнарын каплау өчен субсидияләр һәм кайбер башка преференцияләр биреләчәк».
Татарстан икътисад министры сүзләренә караганда, бүген республика эшкуарлары, яңа базарларга чыгу өчен, чит дәүләтләрдәге сәнәгать мәйданчыкларына урнашырга да әзер. Һәм Татарстан, үз чиратында, партнер илләрнең кече һәм урта бизнес вәкилләрен үзебездә кабул итәргә әзер: «Чыннан да, бездә шактый тармакланган сәнәгать парклары челтәрләре бар, аларның егермедән артыгы эшли. Әмма Европа илләре, хәтта Казахстан белән чагыштырганда, бездә «чикләр» төрле булуы – икенче мәсьәлә. Россиядә урта бизнес 1 млрд сумлык әйләнеш белән чикләнә. Европа илләрендә әлеге критерийләр күпкә югарырак – 15 млрд сум, кайбер илләрдә хәтта 20 млрд сумга кадәр дә урта бизнес санала, һәм шундый предприятиеләр өчен дә кече һәм урта бизнеска күрсәтелә торган ярдәм нормалары гамәлдә». Артём Здунов моның эшкуарлар ала торган салым ташламаларына һәм преференцияләренә дә кагылуын әйтеп узды. Моңа бәйле рәвештә ул Евразия икътисадый комиссиясе мәйданчыгында тиешле килешүләр, әлеге проблемалы моментлар буенча, шулай ук дәүләт сатып алулары сораулары буенча юл карталарын эшләргә чакырды: «Бездә инде үзебезнекеләргә һәм ятларга бүлү булмаячак. Татарстан Республикасы территориясендә эшләүче һәркем, чыгышы буенча кайсы илдән булуына карамастан, берүк ташламаларга һәм хокукларга ия булачак».
Үзенең сүзен тәмамлап, Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов, чыгышында яңгыраган барлык тәкъдимнәр дә Евразия икътисадый комиссиясенә юлланачак, дип белдерде.