ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаменты «Зыян күрүченең сәламәтлегенә зарар килгәндә иминият түләме суммасын исәпләү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында» Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проектына җайлау йогынтысын бәяләүне үткәрү үтенече белән мөрәҗәгать итте.

2014 елның 27 нояберендә Татарстан Республикасының экспорт буенча ярдәм итүче Үзәк «English for business. Contract negotiations. (Английский для бизнеса. Контрактные переговоры)» семинары оештырыды.
Фаттахова Альмира Ильгизаровна укытучы булып чыгыш ясады.


26
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 26 ноябрендә Чистай шәһәрендә муниципаль районнарның территориаль иҗтимагый үзидарәләр эшчәнлегенә күзәтчелек итүче вазыйфаи затлары һәм территориаль иҗтимагый үзидарә (алга таба – ТИҮ) җитәкчеләре катнашында семинар-киңәшмә оештырылды.
2014 елның 24 ноябрендә Мәскәү шәһәрендә ел саен уздырыла торган «Уңышлы инвестицион климатка таба 100 адым» III конференциясе үтте. Әлеге чара кысаларында хакимият һәм бизнес күзлегеннән караганда инвестицияле климатны яхшырту юллары, шулай ук киләчәккә өстенлекләр каралды, шул исәптән Россия Федерациясе Президентының Россия Федерациясе Федераль Җыенына Юлламасына кертелү ихтималы булган темалар да тикшерелде.
Татарстан Республикасының муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгать мәйданчыклары резидентларына субсидияләр формасында дәүләт ярдәме бирү өчен Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлап алу конкурсында катнашырга гариза биргән эшкуарлар игътибарына!
2014 елның 26 нояберендә НО «Татарстан Республикасының Гарантия фонды» вәкилләре Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган чарада катнаштылар. Очрашу барышында Фонд эшчәнлеге турында, ә шулай ук ОАО «Небанковская депозитно-кредитная организация «Агентство кредитных гарантий» мөмкинлекләре турында мәгълүмат белдерелде. Очрашу нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республианың муниципаль районнарның Хакимият башлыкларына Фонд эшчәнлеге турында кечкенә һәм урта эшмәкерлек субъектлары өчен хәбәр белдерергә килештеләр.
2014 елның 26 ноябрендә Татарстан Республикасы Эшкуарлыкны үстерү департаменты хезмәткәрләре Томск өлкәсенең Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү фонды вәкилләре белән очрашу уздырдылар.
Очрашу барышында коллегалар тәҗрибә уртаклаштылар, һәм шулай ук кече һәм урта бизнес үсешенә һәм аңа булышлык итүгә караган сорауларны, шул исәптән эшкуарлык климатын яхшрырту һәм яшьләр эшкуарлыгын үстерү мәсьәләләрен тикшерделәр.
Татарстан Дәүләт Советы 2015 елга һәм планлы 2016-2017 елларга ТР бюджеты проектын өченче укылышта кабул итте.

Законны кабул итү процедурасы фикер алышуларсыз узды һәм берничә минут дәвам итте.

Икенче укылышта кабул ителергә әзерләнгән закон проекты параметрлары белән чагыштырганда, кабул ителгән бюджетның параметрлары үзгәрмәгән.
Бүген Татарстан Дәүләт Советы утырышында 2015 елга һәм планлы 2016-2017 елларга ТР бюджеты проектын икенче укылышта кабул ителде.

ТР бюджет чыгымнары юнәлешләре буенча табыш күләме һәм бюджет ассигнованиеләре үзгәрешләренә бәйле кабул ителгән төзәтмәләрне истә тотып, закон проектына түбәндәге параметрлар салынган. 2015 елга ТР бюджетының фаразланган табыш күләме 149 миллиард 313 миллион 85 мең сум тәшкил итә. Фаразланган чыгым күләме - 154 миллиард 792 миллион 183 меңнән артыграк. Бюджет дифициты - 5 миллиард 479 миллион 98 мең сумнан күбрәк.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дүртенче утырышында катнашты.

Президиум парламентарийларкаравына 41 мәсьәлә керткән иде, шул исәптән 23е – Татарстан Республикасы законы проекты. Ун закон проектын беренче укылышта карау планлаштырыла, 9ы – икенче укылышта.

Көн тәртибенең төп мәсьәләсе –2015 елга, 2016 һәм 2017 елларга Татарстан Республикасы бюджетының икенче укылышка әзерләнгән проекты. Барлыгы 113 төзәтмә кертелгән, шулардан 8е Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты тарафыннан кире кагуга тәкъдим ителә.

Шулай ук бүген кадрлар мәсьәләсе каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International