2014 елның 27 ноябрендә Казанда «Евразия икътисадый интеграциясе: казанышлар һәм проблемалар» Икенче Казан форумы ачылышы узды. Форум Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Россотрудничество» Федераль агентлыгы тарафыннан, Россия Европа парламент клубы каршындагы «Евразия диалогы» инициативасы белән оештырыла.
Форумны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразыев, Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов һәм Федерация Советы әгъзасы, «Евразия диалогы» координаторы Андрей Климов ачтылар.
Форумда катнашучыларны сәламләп, Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов, «Евразия икътисадый интеграциясе: казанышлар һәм проблемалар» Икенче Казан форумы – ул, иң беренче чиратта, әйдәп баручы чит ил һәм илебез экспертлары, төрле сәяси партияләр вәкилләре чакырылган һәм бергәләшеп көн тәртибенә куелган иң мөһим мәсьәләләр (ә алар, министр сүзләренә караганда, шактый җыелган) буенча уртак карарлар эшләүгә юнәлдерелгән экспертлар мәйданчыгы, икәнлеген билгеләп үтте.
«Сәяси аренада нәрсәләр барганын үзегез дә бик яхшы күреп торасыз. Моңа бәйле рәвештә форум үтәчәк ике көндә тариф сәясәте өлкәсендә интеграция һәм хезмәттәшлек, кече һәм урта бизнесны үстерү, яңа технологияләрне кертү, экспорт сәясәте, сатып алулар сәясәте кебек әһәмиятле мәсьәләләр буенча фикер алышу, башка күп кенә өлкәләргә караган иң көнүзәк сорауларны тикшерү мөһим», – диде Артём Здунов. Ул шулай ук быел, узган елгы Форумнан аермалы буларак, Евразия икътисадый комиссиясенең Эшкуарлык мәсьәләләре буенча консультатив комитетының аерым утырышы уздырылачагына басым ясады. «Бу күчмә утырыш, аңа аерым беркетмәсе төзеләчәк эксперт мәйданчыгы статусы бирелә. Барыгызны да фикер алышуларда катнашырга чакырам», – диде Артём Здунов, форумда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Татарстан Республикасы икътисад министры шулай ук Форум кысаларында Татарстан Республикасы инфраструктур мәйданчыклары («Алабуга» Сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зонасы, «Иннополис» Техник-гамәлгә кертү тибындагы махсус икътисадый зонасы, Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры, «Смарт Сити Казан» Халыкара инвестицияле технополисы) күрсәтелгән махсус күргәзмә оештырылачагын да хәбәр итте.
Артём Здунов шулай ук ерак чит илләрдән һәм Европадан килгән кунакларга, Көньяк-Көнчыгыш Азия Ассоциациясе (АСЕАН) һәм Европа Бизнесы Ассоциациясе илләре эшлекле даирәләре вәкилләренә, Форум эшендә катнашканнары өчен, рәхмәтен белдерде һәм Форум эшенә уңышлар теләде.