«Германиядә автомобиль төзелеше. Заманча технологияләр» дип аталган биш көнлек белем бирү семинары кысаларында Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерына кергән предприятие һәм оешмалар, фәнни-тикшеренү һәм фәнни-белем бирү учреждениеләре, шулай ук кластерның инфраструктур оешмалары вәкилләре, Германиянең кайбер иң эре автомобиль төзү заводларында булды.
Эшлекле сәфәр барышында Дингольфинг шәһәрендәге MAN Truck & Bus (йөк машиналары җитештерү), BMW заводларына һәм BMW музей-заводына экскурсияләр оештырылды. Анда 18 меңнән артык хезмәткәр эшли һәм BMW 4 Gran Coupé, 5, 6 һәм 7нче модель рәтендәге BMWлар кебек автомобиль маркалары җитештерелә. Завод BMWның барлык башка җитештерүләре өчен җиһазлар, запас частьләр һәм компонентлар эшләп чыгара.
Белем бирү семинарында катнашучылар шулай ук Штутгарт шәһәрендәге Porsche AG предприятиесендә (20 меңгә якын хезмәткәр Porsche Cayenne, яңа модель - Porsche 918 Spyder һәм башка шундый маркаларны җитештерә), Ройтлинген шәһәрендә Bosch заводында (автомобиль төзелеше өчен компонентлар җитештерү, ярымүткәргечләрнең микроэлектромеханик системаларын, идарә системаларын эшләү һәм җитештерү), Некарсульм шәһәрендә A4 Limousine, A5 Cabriolet, A6 Limousine, A6 Avant, A6 аllroad quattro, S 5 Cabriolet, S6 Limousine, S6 Avant, A8 кебек модельләрне җитештерүче Audi AG заводында булдылар.
Завод шулай ук кузовлар, автомобиль һәм моторларның (шул исәптән дизель) эчке эшләнешен җитештерү буенча махсуслашкан. Предприятие территориясендә моторларга тест уздыру үзәге дә урнашкан.