Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Икътисад министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Министрлык төп баскычлары
Ведомство буйсынуындагы оешмалар
Министрлык каршындагы киңәшмә органнары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Ветераннар советы
Контактлар
Эшчәнлек
Кризиска каршы чаралар
Инновацияләр
Эшчәнлек
Государственные программы
Илкүләм проектлар
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Кадрлар сәясәте
Халык һәм бизнес вәкилләре арасында сораштыру
Коррупциягә каршы тору
Эшкуарлыкка ярдәм итү
Җитәкчеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сораштыру
Матбугат үзәге
Министрның рәсми чыгышлары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы журналистларны аккредитацияләү кагыйдәләре
Пресс-релизлар
Журналист эшләре конкурсы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Яңалыкларга язылу
Яңалыклар лентасы
Кире элемтә
Сайт эшчәнлеген тәэмин итү
Документлар
Министрлык эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Министрлык документлары
Министрлык тарафыннан әзерләнгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары
Җайлау йогынтысын бәяләү
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кабул ителгән норматив хокукый актларны һәм башка карарларны дәгъвалау тәртибе
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасы Конституциясе
ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган материаллар
Кабул итү һәм мөрәҗәгатьләр
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелә торган сораулар
Кирәкле мәгълүматлар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы
Казан хакимияте киләсе елда инвестицияләр үсеше торгызылуын көтә
2014 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе
Бүген Казан шәһәре Думасы сессиясендә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Иван Кузнецов 2015 елга һәм 2016-2017 еллардагы планлы чорга шәһәрнең социаль-икътисадый үсеше фаразларын тәкъдим итте.
ТР башкаласы икътисадына макроикътисади вәзгыятьнең начарлануы, дөньяви финанс базарында займ финанслау мөмкинлеге кыенлашу, читтән продукция кертүне һәм читкә чыгаруны чикләү тискәре йогынты ясый, дип ассызыклады ул. Кузнецов сүзләренә караганда, агымдагы елда Казан икътисады үсешендә уңай динамика күзәтелә. 2014 елның 9 аенда сәнәгать җитештерү үсеше, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 5 процент тәшкил иткән. Кулланучылар базары үсеше 2,8 процент тәшкил иткән. Эшсезләр саны 0, 57 процентка кадәр кимегән.
9 айда Казанда 552,5 мең кв метр торак файдалануга тапшырылган, бу, узган елның шул чорына караганда, 16,9 процентка күбрәк.
Инфляциянең бераз үсеш алуы рубльнең кыйммәте кимү һәм читтән авыл хуҗалыгы продукциясе кертүне чикләүгә нигезләнгән. 9 айда Казанда инфляция 7 процент тәшкил иткән. Фаразларга караганда, бу ел ахырына кадәр шулай калачак.
2014 елда Казан тулаем төбәк продукты 517,6 млрд сум күләмендә бәяләнә. Казанның социаль-икътисади үсеше фаразлары буенча 2015-2017 елларда шәһәрнең тулаем төбәк продукты ел саен 3 процент чамасы үсәчәк. 2017 елда бу күрсәткеч 659 млрд сумнан артык тәшкил итәчәк, дип фаразлана.
2015-2017 елларда сәнәгать җитештерү индексы үсеше 2,5-5,7 процент чамасы булыр дип фаразлана.
Казан хакимияте киләсе елда инвестицияләр үсеше торгызылуын көтә. Әгәр агымдагы елның 9 аенда инвестицияләр күләме 14,3 процентка кимегән икән, 2015 елда 2,4 процент үсеш фаразлана, 2016 елда – 1,6 процент, 2007 елда – 4,7.
2015-2017 елларда торак тапшыру күләме 900 мең кв метр булыр дип фаразлана.
Казанда уртача хезмәт хакы үсеше 110,9 процент чамасы дип фаразланса, уртача хезмәт хакы күләме – 32 701 сум. 2015-2017 елларда 110,9 проценттан 108,9 процентка кадәр тәшкил итәчәк.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
27
апрель, 2026 ел
Татарстанда дәүләт ярдәме нәтиҗәсендә имзаланган экспорт контрактлары саны арта
2026 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы “Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды” ККК КБҖ экспортны яклау үзәге оешмасы ярдәмендә экспорт контрактлары төзегән кече һәм урта бизнес субъектлары саны ике тапкырдан артыкка арткан. Аларның саны уннан артып китте.
"Студентлар стартабы” конкурсында җиңүчеләр 1 млрд сумнан артык грант алды
“Студентлар стартапы” Бөтенрәсәй конкурсы Татарстанда студентлар стартаплары хәрәкәтен үстерүгә ярдәм итте, шуның нәтиҗәсендә аларның инициаторлары, 2022 елда инициатива эшләтеп җибәрелгәннән бирле, һәркайсы 1 млн сум күләмендә 1032 грант алды.
24
апрель, 2026 ел
Татарстан регионара форумда “Җайга салу йогынтысын бәяләү өчен ЯИ-агент” инновацион проектын тәкъдим итте
2026 елның 24 апрелендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының җайга салу йогынтысын бәяләү һәм конкуренцияне үстерү бүлеге башлыгы Елена Филиппова Мәскәү шәһәренең Икътисадый сәясәт һәм үсеш департаменты оештырган “Регионнарның цифрлы киләчәге: җайга салу йогынтысын бәяләүгә цифрлы инструментларны кертү” төбәкара түгәрәк өстәлендә катнашты.
23
апрель, 2026 ел
Май аенда Татарстан эшмәкәрләрен гадәти түләүләр һәм хисаплар көтә
Май аенда республика бизнесын гадәти түләүләр һәм хисаплар көтә, срокларны күчерү дә көтелми, бары тик ИТ-компанияләр генә 1 июньгә кадәр аккредитацияне раслый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз