На Казан шәһәр Думасының XXXIX сессиясендә 2015 елга һәм 2016-2017 еллардагы план периодына шәһәр бюджеты кабули телде

2014 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе

2014 елның 27 ноябрендә Казан ратушасында Татарстан Республикасы башкаласы мэры Илсур Метшин рәислегендә Казан шәһәр Думасының XXXIX сессиясе узды.


Сессия эшендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре катнашты.


Депутатлар тикшерүенә 12 сорау тәкъдим ителде, алар арасында иң мөһимнәре – 2015 елга һәм 2016-2017 еллардагы план периодына Казан муниципаль берәмлегенең бюджеты һәм социаль-икътисадый үсеше фаразлары.


Шәһәр Финанс идарәсе башлыгы утырышта җиткерүенчә, башкала бюджетының социаль юнәлешле булуы алдагы елларга да сакланып кала. Әйтик, 2015 елда социаль-мәдәни өлкә чыгымнары бюджетның чыгым өлешенең гомуми күләменең 71,9%н тәшкил итәчәк.


Депутатлар 2015 елга һәм 2016-2017 еллардагы план периодына Казан шәһәре бюджеты проектын кабул итүне хуплап тавыш бирделәр. «Тулаем алганда, 2015 елга һәм 2016-2017 еллардагы план периодына Казан шәһәре бюджеты проекты шактый кырыс булып чыкты. Бу керемнәр өлешенә дә, чыгымнар өлешенә дә карый. Шуның белән бергә, ул яхшы эшләнгән һәм анда бүгенге чынбарлыкның барлык үзенчәлекләре дә исәпкә алынган», – дип басым ясады Илсур Метшин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International