«Лизинг-грант-2014» программасы кысаларында субсидияләр алу бәйгесендә җиңгән эшкуарлар игътибарына

2014 елның 5 декабре, җомга
«Лизинг-грант-2014» программасы буенча субсидияләр алу бәйгесендә җиңүчеләргә шуны хәбәр итәбез, Субсидия формасында дәүләт ярдәме бирү өчен Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлап алу тәртибенең (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 19 июнендәге 416нчы Карары белән расланган) 5.14 пунктына ярашлы рәвештә, субсидия алучылар, бәйге нәтиҗәләре расланган көннән, 30 эш көне эчендә субсидия алу турында килешү имзалар өчен кирәк булган документларны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына тапшырырга тиешләр.
Килешү төзү өчен кирәкле документларны тапшыру вакыты 2014 елның 19 декабрендә чыга.
Документлар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһ., Мәскәү ур.,  55, кабинет 502, эш көннәрендә  8:00 сәгатьтән 17:00гә кадәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International