Сатып алулар нәтиҗәләре буенча заказчылар тарафыннан төзелгән килешүләр реестрын алып бару кагыйдәләре расланды

2014 елның 5 декабре, җомга
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Сатып алулар нәтиҗәләре буенча заказчылар тарафыннан төзелгән килешүләр реестрын алып бару тәртибе турында» 2014 елның 31 октябрендәге 1132 номерлы Карары белән килешүләр реестрын алып бару кагыйдәләре расланды.
Реестр 2015 елның 1 гыйнварыннан соң төзелгән килешүләр буенча булган мәгълүматны һәм документларны үз эченә ала. Әлеге чорга кадәр һәм бердәм мәгълүмат системасы эксплуатациягә кергәнче, реестр товарлар китерүгә, эшләр үтәүгә һәм хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында мәгълүмат урнаштыруның  Гомумроссия  рәсми сайтында алып барылачак. Бердәм мәгълүмат системасында реестр алып бару сорауларын Федераль казначылык карый. Заказчылар мәгълүмат һәм документларны килешү төзелгәннән соң 3 эш көне эчендә әлеге органга юллыйлар.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International