Артём Здунов Көндәшлелекне үстерүгә ярдәм итү республика комиссиясе утырышын уздырды

2014 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе
2014 елның 4 декабрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Көндәшлелекне үстерүгә ярдәм итү республика комиссиясе утырышын уздырды. Утырышта республика министрлыклары, ведомстволары һәм иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашты.
         Комиссия хәзерге вакытта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең Беренче урынбасары Игорь Шуваловның 2014 елның 2 апрелендәге ИШ-П13-2189 номерлы күрсәтмәсенә ярашлы рәвештә Татарстан Республикасында һәм тагын биш пилот төбәктә (Хабаровск крае, Түбән Новгород, Ульяновск, Волгоград өлкәләре, Санкт-Петербург шәһәре) гамәлгә ашырыла торган Көндәшлелекне үстерү стандарты таләпләрен үтәү йөзеннән оештырылды.
Комиссия утырышы кысаларында Стандартның төп таләбе – Татарстан Республикасының товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр базарында көндәшлекле мохитне үстерү һәм аның торышына мониторинг үткәрүне тормышка ашыру нәтиҗәләре тәкъдир ителде һәм тикшерелде.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең «Перспективалы икътисадый тикшеренүләр үзәге» ДБУнең макротикшеренүләр һәм үсеш икътисады бүлеге мөдире Леонид Ельшин үткәрелгән тикшеренүләрнең методикасы һәм төп нәтиҗәләре турында сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International