Татарстан компанияләре «Manufacturing Indonesia 2014» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнаштылар

2014 елның 5 декабре, җомга
2014 елның 3 декабрендә «Manufacturing Indonesia 2014» халыкара сәнәгать күргәзмәсен ачу тантанасы узды. Ул 2014 елның 3-6 декабре көннәрендә Джакарта шәһәрендә  (Индонезия) уздырыла.
«Manufacturing Indonesia 2014» – Көньяк-Көнчыгыш Азиядә иң эре сәнәгать вакыйгаларының берсе, ул эшкәртү сәнәгатенә һәм машина төзелеше индустриясенә бәйле махсуслаштырылган күргәзмәләр сериясен үз эченә ала.  Басым автомобиль җитештерү технологияләренә, материалларны эшкәртүгә, металл эшкәртүгә, сәнәгый автоматлаштыруга ясала.
Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге республиканың экспорт юнәлешле җитештерүчеләренең әлеге күргәзмәдә катнашуын оештырды.
   Күргәзмә кысаларында Татарстан Республикасы стендын Россия Федерациясенең Индонезиядәге сәүдә вәкиле Сергей Кукушкин карады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International