Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Вәкаләтле вәкилнең мөрәҗәгате буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, җайлау йогынтысын бәяләү буенча вәкаләтле орган буларак, «Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен дифференциацияләнгән салым ставкаларын билгеләү турында» Татарстан Республикасының 2009 елның 17 июнендәге 19-ЗРТ номерлы Законына экспертиза үткәрә.
Тиешле мәгълүмат тупланганнан соң, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2015 елның 16 февраленнән 18 мартына кадәр, законда эшкуарлык һәм инвестицияле эшчәнлек алып бару өчен акланмаган кыенлыклар тудыра торган нигезләмәләрнең булу-булмавын ачыклау өчен, эшкуарлык җәмәгатьчелеге вәкилләре белән законга карата ачык консультацияләр оештырылачак.
Экспертиза нәтиҗәләре буенча бәяләмә кабул ителә. Ә аның нигезендә законга үзгәрешләр кертүнең кирәклеге (яисә кирәк булмавы) турында карар чыгарылачак.