Артём Здунов: «Стратегия-2030ны әзерләүдә ике мең ярымнан артык кеше актив катнашты инде»

2015 елның 16 феврале, дүшәмбе
2015 елның 14 февралендә КФУ базасында «Татарстан стратегиясе – минем стратегиям!» яшьләр конкурсы кысаларында 2030 ел чорына кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше стратегиясенең төп нигезләмәләрен тәкъдир итү буенча конференция үткәрелде.
Конференциядә йөздән артык кеше катнашты. Алар арасында Стратегия-2030 сайтында алдан теркәлү үткән студентлар, аспирантлар, югары уку йортларының яшь галимнәре һәм белгечләре бар иде.
Катнашучыларны сәламләп, Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов студентларга кызыксынулары һәм 2030 елга кадәр Татарстанның үсеш Стратегиясе өстендә бергәләп эшләү тәкъдименә кушылганнары өчен рәхмәтен белдерде. «Безгә яңа идеяләр кирәк. Безгә кергән тәкъдимнәр чыннан да хөрмәткә лаек, - дип билгеләп үтте Артём Здунов. - Шунысы да кызыклы, без, республикабызны яратучылар, нәкъ менә бүген (Изге Валентин көне) бирегә җыелып, аны алга таба үстерү стратегиясен тикшерәбез».
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International