Артём Здунов Россия Федерациясе Президентының «Мәгариф һәм фән өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру чаралары турында»гы Указының үтәлешен мониторинглау буенча эшче төркем утырышында катнашты

2015 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов 2015 елның 11 февралендә Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән Россия Федерациясенең социаль-икътисадый үсешенең максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы комиссиянең эшче төркеменең чираттагы утырышында катнашты.
Утырышта түбәндәге сораулар тикшерелде:
- өстәмә белем бирү программлары буенча укучы 5тән алып 18 яшькәчә булган балаларның саны артуы;
- балаларга өстәмә белем бирү системасын финанслау механизмнарын камилләштерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International