14 февральдә «Татарстан стратегиясе – минем стратегиям!» яшьләр конкурсы кысаларында КФУда эзләнү конференциясе уздырылачак

2015 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе
2015 елның 14 февралендә 12:30да «Татарстан стратегиясе – минем стратегиям!» яшьләр конкурсы кысаларында «Татарстан-2030» проектын эшләүчеләр тарафыннан 2030 ел чорына кадәр Татарстан Республикасы Социаль-икътисадый үсеш стратегиясенең төп нигезләмәләрен тәкъдир итү буенча конференция оештырыла.
Конференциядә 100гә якын студент, аспирант, югары уку йортларында эшләүче яшь галимнәр һәм белгечләр катнашыр дип көтелә.
«Татарстан-2030» проектын эшләүчеләр Татарстан Республикасы үсешенең өч өстенлекле юнәлеше:
– кеше капиталы,
– пространство-территориаль үсеш,
– икътисад буенча максатчан күзаллаулары һәм флагман проектлары белән таныштырачаклар.
Стратегия проектын тәкъдир иткәннән соң, барлык катнашучылар бергәләп эшләү максатында өч төркемгә бүленәчәкләр һәм ахырда төркемнәрдә эшләү вакытында ирешелгән нәтиҗәләрне күрсәтәчәкләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International