Стратегия-2030 проекты Кайбыч районы Советында тәкъдим ителде

2015 елның 13 феврале, җомга

2015 елның 13 февралендә Олы Кайбыч авылы Мәдәният йортында Кайбыч муниципаль районы Советының 48нче утырышы уздырылды. Ул 2014 елда районның социаль-икътисадый үсешенә йомгак ясауга һәм 2015 елгы бурычларны билгеләүгә багышланган иде. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, һәм шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, иҗтимагый, профсоюз һәм дини берләшмәләр вәкилләре, район предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Утырышта 2030 ел чорына кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше стратегиясен тормышка ашыруга багышланган доклад белән Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов чыгыш ясады.
Министр урынбасары чыгышында республиканың территориаль һәм пространство үсеше концепциясен күз уңында тотып эшләнгән озак вакытка исәпләнгән үсеш өстенлекләре күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International