Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев Россиянең 18 төбәге арасында 1,6 млрд сум акчаны бүлү турында күрсәтмәгә кул куйды. Татарстан иң зур сумма - 272,9 млн сумнан артык акча алды.
Хөкүмәт сайтына урнаштырылган документка теркәлгән аңлатма язуында, алынган акчаларны төбәкләрдә кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре арасында бүлергә тиешләр, диелә.Тагын 705 млн сум акча Россия Хөкүмәте тарафыннан капиталь салымнар белән бәйләнмәгән финанс һәм инфраструктур ярдәм программалары өчен бүленгән: субсидияләр, лизинг программалары, «50гә 50» программасы, микрофинанслау.