2015 елның 31 июлендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында җитештерү һәм куллану калдыклары турындагы законнарны үзгәртү, һәм шулай ук калдыклар белән эшләү системасы белән идарә итүнең яңа принциплары сорауларына багышланган киңәшмә үтте.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында калдыклар белән эшләүнең территориаль схемасын булдыру соравы буенча ведомствоара эшче төркем формалаштыру турында карар кабул ителде.
Шунысын билгеләп үтик: каты көнкүреш калдыклары белән эшләүнең комплекслы системасын оештыру проекты 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеше стратегиясендә чагылыш тапкан.