2015 елның 22-24 сентябре көннәрендә «Экспоцентр» Үзәк күргәзмәләр комплексында (Мәскәү ш.) 13нче BUYBRAND Expo Халыкара франшизалар күргәзмәсе оештырыла.
Эшлекле программа кысаларында танылган франчайзинг челтәрләренең хуҗалары һәм топ-менеджерлары, аларның франчайзилары, дөнья дәрәҗәсендәге юристлар һәм консультантлар катнашачак.
Күргәзмәдә кафе, ресторан, ваклап сату кибетләре, медицина һәм фитнес үзәкләре, мәктәпләрнең франчайзинг концепцияләре, һәм шулай бизнес өчен хезмәтләр һәм продуктлар күрсәтеләчәк. Форум турында тулырак мәгълүматны түбәндәге сайттан таба аласыз: www.buybrandexpo.com.
Республиканың барлык кызыксынган эшкуарларын күргәзмәдә катнашырга һәм франшиза буенча бизнесның барлык мөмкинлекләре турында күбрәк белергә чакырабыз.