Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар һәм җирле үзидарә органнары игътибарына!

2015 елның 5 августы, чәршәмбе

2015 елның  10 августында 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының  видеоконференц-залында (Казан ш., Пушкин ур, 66/33)  Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән берлектә, социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар (СЮ КБО) һәм җирле үзидарә органнары  вәкилләре өчен, 2015 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алу хокукына СЮ КБО конкурсында катнашу буенча семинар оештыра.

Семинарда  Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре чыгыш ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International