2015 елның 4 августында Татарстан Республикасы Президенты Аппаратында Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеш өчен Татарстан Республикасы Президенты премиясен бирү комитетының чираттагы утырышы узды. Аны Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин алып барды.
Утырышта Татарстан Республикасы Президентының югарыда аталган премиясе лауреатына бирелә торган Почет билгесенең тасвирламасы тикшерелде һәм расланды.
Комитетның киләсе утырышында премиянең беренче лауреатлары расланачак.