Фән-техника өлкәсендә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды «Үсеш» программасының икенче чираты буенча гаризалар җыюны дәвам итә

2015 елның 5 октябре, дүшәмбе

Фән-техника өлкәсендә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды «Үсеш» программасының икенче чиратында катнашу өчен гаризалар җыюны дәвам итә. Программа фән сыйдырышлы продукциянең яңа төрләрен эшләү һәм үзләштерү буенча инновацияле проектларны гамәлгә ашыру кысаларында югары стадиядәге фәнни-тикшеренү, тәҗрибә-конструкторлык эшләрен башкаруны финанслар белән тәэмин итү максатында кече инновацияле предприятиеләргә грантлар бирүгә юнәлдерелгән.

Кече  инновацияле предприятиеләргә бирелә торган грантларның  күләме 15 млн сумнан да артмый. Ул уртак финанслау шартларында бүленә.  Бу очракта уртак финанслауга җәлеп ителгән үз һәм (яисә) өченче затларның акчалары грант күләменең 50%нан да ким булмаска тиеш. НИОКРны башкару срогы – 12 ай.

Гаризалар 2015 елның 11 октябренә, Мәскәү вакыты белән  23:30 сәгатькә кадәр кабул ителә  Гаризаларны Сез  «Фонд-М» АС системасы аша түбәндәге адрес буенча юллый аласыз: online.fasie.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International