Татарстан Республикасы икътисад министры «Татарстан-Абхазия» «түгәрәк өстәле» эшендә катнашты

2015 елның 2 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Абхазия Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов «Татарстан-Абхазия» «түгәрәк өстәле» эшендә катнашты. «Түгәрәк өстәл» 2015 елның 1 октябрендә уздырылды һәм республикалар арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлекне киңәйтү сорауларына багышланды. 

«Түгәрәк өстәл» барышында Рөстәм Миңнеханов  АСК, үзара туристлык, автомобиль төзелеше, ИТ һәм башка югары технологияләр, сәламәтлек саклау һәм фармацевтика, транспорт, фән, мәгариф һ.б. өлкәләрне  уртак эш өчен иң өстенлекле юнәлешләр дип атады.

Татарстан делегациясе Абхазиягә эш сәфәре кысаларында шулай ук Сухуми шәһәрендәге сөт заводы һәм  Очамчыр районындагы теплица комплексы кебек кайбер эре җирле предприятиеләрдә булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International