«Социаль-икътисадый процессларны системалы модельләштерү» мәктәп-семинары «түгәрәк өстәле»ндә интеллектуаль милекнең төбәк базары үсеше стратегиясе тикшерелә

2015 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

«Интеллектуаль милекнең төбәк базары үсеше стратегиясе» «түгәрәк өстәле» академик Станислав Шаталин исемендәге «Социаль-икътисадый процессларны системалы модельләштерү» мәктәп-семинарының 38нче утырышы кысаларында оештырыла.

«Түгәрәк өстәл»дә   интеллектуаль милекнең төбәк базарларын үстерүнең көнүзәк  сорауларын тикшерү, интеллектуаль милек өлкәсенең агымдагы торышына бәя бирү һәм аны үстерүнең стратегик юнәлешләрен билгеләү буенча эш планлаштырыла.

«Интеллектуаль милекнең төбәк базары үсеше стратегиясе» «түгәрәк өстәле» якынча расписание буенча 2015 елның 3 октябрендә 16.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе бинасында уздырылачак (Казан ш., Бауман ур., 20).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International