Дәүләт Советында 2016 елга Татарстан Республикасы бюджеты проекты буенча парламент тыңлаулары үтте

2015 елның 5 октябре, дүшәмбе

2015 елның 2 октябрендә   ТР Дәүләт Советында «2016 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында» ТР законы проекты буенча парламент тыңлаулары үтте. Анда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Утырышта Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары  Олег Пелевин республиканың социаль-икътисадый үсешенең фаразын тәкъдим итте. Министр урынбасары сүзләренә караганда, 2016 елда ТРнда сәнәгать  җитештерүе индексы 102 процент дәрәҗәсендә фаразлана.

2016 елга ТРның берләштерелгән бюджеты керемнәре 194 млрд 366 млн 954 мең сумнан артыграк күләмдә күздә тотыла, чыгымнар  200 млрд 199 млн 954 мең сумнан күбрәк фаразлана, бюджет дефициты 5 млрд 832 млн 903 мең сумнан югарырак көтелә.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков парламент тыңлауларындагы чыгышында билгеләп үткәнчә, узган елдагы кебек бюджет проектын әзерләү буенча эш макроикътисадый күрсәткечләрне фаразлавы катлаулы булган шартларда бара. «Әмма узган ел без сайлаган юл аның бердәнбер дөрес булуын раслады. Без бюджетны тотрыклы рәвештә федераль күрсәткечләрдән чыгып формалаштырдык, кирәк булганда төзәтмәләр керттек.Иң мөһиме – сез күтәргән сорау һәм проблемаларны чишү мөмкинлекләрен без таптык һәм табабыз. Узган еллар тәҗрибәсе күрсәткәнчә, әлеге хәл итү юлларын табу һәрвакыт мөмкин булды. Хәзер дә алар табылыр, дип ышанам», – диде Илдар Халиков, парламент тыңлауларында катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International