ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад  министрлыгы «Россиянең иң яхшы күпфункцияле үзәге» Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен  ел саен үткәрелә  торган  Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләрен сайлап алу конкурсынын чираттагысында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлавын белдерә. 
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  2015 елның 28 сентябрендәге 1024нче карары белән кайбер норматив хокукый актларга үзгәрешләр кертелде. Алар эшкуарлык субъектлары тарафынннан дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарына түбәндә күрсәтелгән  документларны тапшыруны юкка чыгаралар: идарә карарларын кабул итү гамәлгә кую документларында булган мәгълүматка бәйле булмаганда, гамәлгә кую документлары һәм аларның күчермәләре; юридик затларның бердәм дәүләт реестрыннан өземтә.
2015 елның гыйнвар–август айлары өчен гомуми рейтингта Казан шәһәре (1 урын), Әлмәт (2 урын) һәм Түбән Кама (3 урын) муниципаль районнары  лидерлык позицияләрен билиләр.
«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы 2015 елның 1  октябрендә микрозаймнар алу буенча Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгы субъектлары гаризаларын тикшерү комиссиясенең чираттагы утырышын үткәрде. 
Хөрмәтле Татарстан халкы, өлкән буын вәкилләре! Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан ихлас котлауларыбызны кабул итеп алыгыз! 
2015 елның 1 октябреннән «one in – one out» («бер өчен бер») принцибы актлары проектларын әзерләү практикасына кертү өлешендә Җайлау йогынтысын бәяләү кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр үз көченә керә, аның буенча бизнес өчен яңа таләпләр кабул итү гамәлдәгеләрен юкка чыгаруны күз уңында тота. 

30
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
“Эшкуарлык субъектларының җиһазлар сатып-алу белән бәйле чыгымнарның элешен субсидияләү” чарасы кысаларында субсидия формасында дәүләт ярдәмен күрсәтү өчен, Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгы субъектларын сайлап алу конкурсының беренче этабы кысаларында конкурс комиссиясе утырышы 2015 елның 6  һәм 7 октябер  көннәрендә түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Казан ш., Мәскәү ур., 55, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, каб. 429.

Бүген, 2015 елның 30 сентябрендә, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасы мәдәният тармагы өчен белгечләр әзерләү һәм аларны һөнәри үстерүнең республика стратегиясе проектын эшләү буенча эшче төркем утырышы уздырылды.


 2015 елның 1 октябрендә   «Татарстан Республикасы сатып алуларны үстерү үзәге»  Татарстан Республикасы Дәүләт унитар предприятиесе,  Сатып алулар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты белән берлектә, кече эшкуарлык субъектлары, инвалидлар оешмалары, социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар өчен дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү максатында товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алуларда катнашу сорауларына багышланган бушлай семинар үткәрә.

Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фондының Күзәтчелек советы карарына ярашлы рәвештә, 2015 елның 21 сентябреннән  «Старт» программасы буенча финанслау күләме арттырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International