ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2016 ел
сишәмбе

Федераль ихтыяҗларны тәэмин итү максатында чит дәүләтләрдә җитештерелгән җиңел сәнәгать товарларын сатып алуны тыю РФ Хөкүмәтенең 2014 елның 11 августындагы 791нче Боерыгы белән билгеләнгән иде.

Юридик затлар өчен кайбер дәүләт хезмәтләрен алуны җиңеләйтү һәм уңайлырак итү максатында 2016 елның 1 мартыннан  Саклык банкының Казанда түбәндәге адреслар буенча урнашкан бүлекчәләрендә «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» ДБУнең Яңа Савин һәм Көньяк филиалларының документлар кабул итү буенча ике өстәмә офисы ачылачак: Чуйков ур., 2 «в» һәм Җиңү пр., 62/4.

Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы, Россия Федерациясе Казначылыгы белән берлектә,  2016 елның 29 февралендә Россия Федерациясе  субъектларының башкарма хакимиятләре органнары һәм Россия Федерациясе  җирле үзидарә органнары өчен видеоконференция элемтәсе режимында  «Идарә» дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасына  мәгълүмат тапшыру һәм әлеге мәгълүматларның тулылыгына һәм үз вакытында тапшырылуына контрольлек итү сорауларына багышланган семинар үткәрде. 

Очрашу Татарстан Республикасы территориясендә чүп-чар калдыклар эшкәртү заводын төзү, һәм шулай ук компаниянең Татарстан Республикасы автокомпонентлар һәм полимер продуктлар җитештерүчеләре белән хезмәттәшлек итү сорауларына багышланганды.

Очрашуда Татарстан Республикасы һәм  Toshiba Medical Systems Corporation компаниясенең  медицина җиһазлары һәм инструментлары, һәм шулай ук медицина хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә үзара эш итү сораулары тикшерелде.

Токиога (Япония) эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы икътисад министры  Артём Здунов Nissan Group компанияләр төркеме вәкилләре белән эшлекле очрашу үткәрде.

Татарстан Республикасы икътисад министры Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге  Татарстан делегациясе составында эш визиты белән Токиога  (Япония) килде. Сәфәрнең төп максаты – 2016 елның 29 февраленнән 1 мартына кадәр үтәчәк «Сәүдә-сәнәгать диалогы: Россия – Япония» бизнес-миссиясендә катнашу. 


26
февраль, 2016 ел
җомга

Икътисад, идарә һәм хокук институты (Казан ш.) Татарстан Республикасында инвалидларга һәм тәрбиягә балалар алган гаиләләргә ярдәм күрсәтүче  СЮ КБО вәкилләрен «Инвалидларның социаль җайлашуы, социаль ятимлекне профилактикалау, тәрбиягә балалар алган гаиләләргә ярдәм күрсәтү өлкәләрендә эшчәнлек алып баручы СЮ КБОларга инфраструктур (мәгълүмати, консультатив һәм методик) ярдәм күрсәтү программасы» проектында катнашырга чакырабыз.

2016 елның 26 февралендә Мәскәүнең  «Экспоүзәк» Үзәк күргәзмәләр комплексында «Россия компанияләрен чит ил базарларында алга этәрү һәм күрсәтү» темасына «Россиядә эшләнгән» дип аталган түгәрәк өстәл үтте.

«Яңа поектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» Автоном коммерциячел булмаган оешмасы эшкуарларны инвестклиматны яхшырту буенча күрелә торган чараларның нәтиҗәлелеген анализлауда катнашырга чакыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International