Исемлеккә инновацияле үсеш программаларын гамәлгә ашыручы 90 оешма (акционерлык җәмгыятьләре һәм башка юридик затлар) керде.
Сессия барышында Татарстан Республикасының Алексеевск, Чистай, Спас һәм Әлки муниципаль районнарының социаль-икътисадый үсеше стратегияләрен эшләү буенча өстенлекләр күрсәтелде. Чара нәтиҗәләре буенча төп стратегик максат, һәм шулай ук муниципаль районнар үсешенең өстенлекле стратегик максатлары системасы билгеләнде.
Татарстан Республикасында «Эшкуарлык фабрикасы» проектының яңа агымында (эш башлаучы эшкуарлар өчен “Фабрика старты” һәм “Алга киткәннәр өчен фабрика”) катнашу өчен гаризалар җыю дәвам итә. Проектны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты белән бергә, «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБОның Идел буе федераль округындагы вәкиллеге ярдәме белән оештыра.
2016 елның 23-24 мае көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә «Кластерларны үстерү өчен партнерлык» III Халыкара фәнни-гамәли конференциясе үткәрелә. Әлеге чараны «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы» Ассоциациясе һәм Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясе белән берлектә, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәме белән, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы оештыра.
«Татарстан Республикасы Гарантия фонды» КБО директоры Сергей Болотаев 2016 елның 31 мартында Россия Финанслар министрлыгының һәм Бөтендөнья банкының «Халыкның финанс белеме дәрәҗәсен күтәрүгә һәм РФндә финанс белемен үстерүгә ярдәм» проекты кысаларында оештырылган семинар-киңәшмәдә катнашты.
2016 елның 30 мартында «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы хезмәткәрләре «Открытие» Финанс корпорациясе вәкилләре белән очрашуда катнаштылар. Очрашу барышында «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» АҖ тарафыннан РФ Үзәк Банкы белән берлектә эшләнгән һәм гамәлгә ашырылучы КУЭ субъектларын кредитлауны стимуллаштыру программасы буенча республика эшкуарларына ярдәм итү мәсьәләсе тикшерелде.
«Университет фәнен интеграцияләү һәм индустрия нигезендә текстиль һәм җиңел сәнәгатьнең инновацияле үсеше модельләре» II Халыкара конференциясе кысаларында Татарстан Республикасында җиңел сәнәгать кластерын үстерү концепциясен эшләү буенча киңәшмә үтте.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында 2016 елның 30 мартында «Татарстан Республикасының Төзелеш комплексы» ДМС системасын үстерү һәм камилләштерү сорауларына багышланган киңәшмә үтте. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, республиканың тармак министрлыклары һәм ведомстволары, һәм шулай ук «ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» Дәүләт казна учреждениесе, «БАРС Груп» АҖ вәкилләре катнашты.
2016 елның 7-9 апереле көннәрендә «Казан ярминкәсе» Күргәзмәләр үзәге WorldSkills Russia стандартлары буенча Татарстан Республикасының ачык төбәк чемпионатын уздыру урынына әвереләчәк. Төбәк этабына WorldSkills Russia 2016 Һөнәри осталык чемпионатында Татарстан Республикасы исеменнән чыгыш ясау хокукын яулау максатында республикабызның төрле почмакларыннан егетләр һәм кызлар җыелачак.
Мәскәүдә, Россия Икътисадый үсеш министрлыгында, 2016 елның 29 мартында «РФ субъектларының вәкаләтле органнары тарафыннан 223-ФЗ номерлы Федераль законда каралган ярашканлыкны бәяләү һәм ярашканлыкны мониторинглауны бердәм мәгълүмат системасын кулланып үткәрүне оештыру» темасына киңәшмә үтте.