CЮ КБО Республика үзәгендә социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм подпрограммасын тикшерүгә багышланган киңәшмә үткәрелде

2016 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

2016 елның 27 апрелендә Cоциаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның Республика үзәгендә «2014-2020 елларда Татарстан Республикасының икътисадый үсеше һәм инновацияле икътисады» дәүләт программасының «2017-2020 елларда социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм» подпрограммасы проектын тикшерүгә багышланган киңәшмә узды.

Киңәшмәдә подпрограмма юнәлешләренә үзгәрешләр кертү сораулары, һәм шулай ук  чаралары һәм, Татарстан Республикасы республика бюджетыннан финанслауны исәпкә алып, аларны алга таба гамәлгә ашыру мөмкинлекләре тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International