Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында төбәк һәм муниципаль дәрәҗәләрдә ҖЙБне үстерү һәм камилләштерү темасына видеоконференция үткәрелде

2016 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

2016 елның 27 апрелендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы белән бергә оештырылган  «Төбәк һәм муниципаль дәрәҗәләрдә җайлау йогынтысын бәяләүне үстерү һәм камилләштерү» темасына видеоконференция уздырылды.

Конференцияне Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаменты директоры Вадим Живулин алып барды.

Чара барышында конференциядә катнашучылар тарафыннан гавами консультацияләр үткәргәндә бизнесның активлыгын арттыру һәм үзара җайлауны бәяләүнең сыйфатын күтәрү максатларында муниципаль районнар һәм шәһәр округлары белән эш итүне оештыру буенча тәкъдимнәр яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International