Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайлау буенча Республика өч яклы комиссиясе каршындагы Хезмәткә түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координация советының «Финанс-икътисадый вазгыять һәм хезмәт хакын түләү һәм мәҗбүри пенсия, медицина һәм социаль иминиятләштерү түләүләре буенча бурычларны каплау максатында оешмалар тарафыннан кабул ителә торган чаралар турында» утырыш уздырылды.
Утырышта Казан, Яр Чаллы, Зәй, Яшел Үзән, Буа, Мамадыш шәһәрләрендәге һәм Кама Тамагы муниципаль районындагы бурычлы предприятиеләрдә хезмәт хакын һәм НДФЛ, мәҗбүри пенсия, медицина һәм социаль иминиятләштерү фондларына түләүләр буенча урнашкан вазгыять каралды.