Татарстан Республикасында муниципаль стратегияләр эшләү буенча үзәкләштерелгән эш оештырылды. Республика муниципаль берәмлекләрендә стратегияләр эшләүгә багышланган эксперт сессияләре үткәрелде.
Хәзерге вакытта муниципаль стратегияләр Татарстан Республикасының муниципаль дәрәҗәсендә стратегик планлаштыру сораулары буенча ведомствоара эшче төркем утырышларында яклау процедурасын үтә.
Беренче шундый утырыш 2016 елның 27 апрелендә Арча, Чүпрәле муниципаль районнары һәм Яр Чаллы шәһәре стратегияләренең төп юнәлешләрен тәкъдир итүгә багышланып үткәрелде.
Презентациядән соң, муниципаль стратегияләр гавами тикшереүләр процедураларын үтәчәк һәм Татарстан Республикасы шәһәр округлары һәм муниципаль районнары вәкиллекле органнары тарафыннан расланачак.