2016 елның 26 апрелендә Россия МКФХ инициативасы буенча «Россия Федерациясе субъектларында Көндәшлекне үстерү стандартын гамәлгә кертүнең иң яхшы төбәк тәҗрибәләре» темасы буенча семинар уздырылды. Ул Россия Федерациясе субъектларында Көндәшлекне үстерү стандартын гамәлгә кертү проблемаларын һәм иң яхшы төбәк тәҗрибәләрен тикшерүгә багышланды.
Татарстан Республикасыннан Стандартны гамәлгә кертү тәҗрибәсе турындагы доклад белән Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов чыгыш ясады. Әлеге доклад кысаларында республикада көндәшлекнең торышы, өстенлекле инвестицион юнәлешләр, дәүләт ярдәме чаралары, һәм шулай ук көндәшлекне үстерүгә булышлык итә торган иң мөһим чаралар турындаы сораулар яктыртылды.