Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев 2016-2018 елларга күпфункцияле үзәкләр базасында «бер тәрәзә» принцибы буенча дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү системасын үстерү планын раслау турында күрсәтмәне имзалады.
Чаралар планы өч төп эш блогын үз эченә ала: КФҮ базасында дәүләт хезмәтләрен күрсәтү механизмнарын камилләштерүгә, аерым дәүләт хезмәтләре кысаларында процедураларны оптимальләштерүгә юнәлдерелгән гомумсистема чаралары һәм проектны гамәлгә ашыруны мониторинглау чаралары.