ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

Сессия барышында Татарстан Республикасының  Чүпрәле, Апас, Кама Тамагы, Буа, Кайбыч, Тәтеш муниципаль районнарының социаль-икътисадый үсеше стратегияләрен эшләү буенча өстенлекләр күрсәтелде. Чара нәтиҗәләре буенча төп стратегик максат, һәм шулай ук муниципаль районнар үсешенең өстенлекле стратегик максатлары системасы билгеләнде.


8
апрель, 2016 ел
җомга

2016 елның 5-8 апреле көннәрендә  Бизнес-миссия кысаларында Татарстан Республикасының  Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге һәм Санкт-Петербург шәһәре Хөкүмәте ярдәмендә «ЛЕНЭКСПО» Күргәзмәләр комплексы территориясендә урнашкан Санкт-Петербург Импортны алыштыру һәм локальләштерү үзәгендә  Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры һәм Яр Чаллы шәһәре һәм Кама аръягы төбәге машина төзүчеләре ассоциациясе предприятиеләре  «Төбәк икътисадында импортны алыштыру» дип аталган тематик атналыкта катнашалар. Анда Татарстан Республикасы стенды һәм Кама кластерында катнашучы предприятиеләрнең 6 стенды урын алган.

Россия Федерациясе  Премьер-министры Дмитрий Медведев сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турындагы законның дәүләт һәм муниципаль унитар предприятиеләр сатып алуларына да кагылуы турында закон проектын Дәүләт Думасына кертү хакында  күрсәтмәгә кул куйды. Бу турыдагы документ Россия Федерациясе Хөкүмәте сайтына урнаштырылды.

Дәүләт хакимиятенең федераль органнары тарафыннан хезмәт күрсәтүләрнең тәртибен камилләштерү, һәм шулай ук кире элемтәгә ирешү максатларында, 2013 елдан башлап,  Россия Икътисадый үсеш министрлыгы заказы буенча эшләнгән «Сезнең контроль» системасы аша хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатына даими мониторинг үткәрелеп барыла.

Татарстан Республикасы  делегациясе  2016 елның 6 апрелендә Санкт-Петербургның иң эре предприятиеләренең берсе – «Петербург трактор заводы» АҖндә булды.

РФ Хөкүмәте рәисе  Дмитрий Медведев  2016-2017 елларга Россия Федерациясендә контроль-күзәтчелек эшчәнлеген камилләштерү буенча Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән  Юл картасын раслау турындагы күрсәтмәгә кул куйды.

«Кластерларны үстерү өчен партнерлык» III Халыкара фәнни-гамәли конференциягә теркәлү ачылды. Әлеге чара 2016 елның 23-24 мае көннәрендә Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәрендә уздырыла. Конференцияне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Иннокам»  Кама инновацияле үзәге, Россия Инновацияле төбәкләре ассоциациясе белән берлектә, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәмендә үткәрәләр.


7
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның  17-18 апреле көннәрендә Казан шәһәрендә Россия регионнарының яшь инноваторлары, уйлап табучылары һәм  рационализаторлары слеты уздырыла. 

Халыкара форум ел саен оештырыла һәм интеллектуаль милек өлкәсендә эшләүче җитәкчеләрдә, әйдәп баручы белгечләрдә һәм экспертларда  һәрвакыт кызыксыну уята. Алдарак үткән форумнар документлары һәм материаллары җыентыкларын һәм чираттагы форум программасы проектын  Форум дирекциясе сайтында табарга була: www.rniiis.ru.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 26 мартындагы 236нчы карары белән  дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон формада тапшыруга карата яңа таләпләр расланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International