28 апрель көнне Иннополис территориясендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә Татарстан Республикасыннан Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзаларының Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары җитәкчелеге белән дәүләт һәм федераль максатчан программаларын тормышка ашыру сорауларына багышланган киңәшмә уздырылды.
Очрашуда Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов агымдагы елның гыйнвар-апрель айлары өчен эшче төркемнәр эшчәнлеге кысаларында республика икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү йомгакларына багышланган доклад белән чыгыш ясады, үзенең чыгышында ул алга таба республика тарафыннан җәлеп ителәчәк федераль акчаларның фараз күләмнәре белән таныштырды.