2016 елның 28 апрелендә Россия Икътисадый үсеш министрлыгында «Эшкуарлар өчен дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең махсуслаштырылган күпфункцияле үзәкләрен төзүнең төп юнәлешләре һәм перспективалары турында» семинар-киңәшмә оештырылды.
Семинар-киңәшмәдә төбәк хакимиятләре органнарының КФҮ төзелеше һәм үсеше өчен җаваплы вәкилләре, һәм шулай ук КФҮ вәкаләтлеге вәкилләре катнашты. Татарстан Республикасыннан икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев һәм «Татарстан Республикасында КФҮ» ДБУнең юридик бүлеге башлыгы Динара Хөсәенова катнашты.