«Гражданнарга Ерак Көнчыгыш федераль округы составына кергән Россия Федерациясе субъектлары территорияләрендә урнашкан һәм дәүләт һәм муниципаль милектә булган җир кишәрлекләрен бирү үзенчәлекләре турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 2016 елның 1 маендагы 119-ФЗ номерлы Федераль законга ярашлы рәвештә, Россия Федерациясенең һәр гражданины Ерак Көнчыгышта 1 гектар мәйданлы җир кишәрлеген бушлай алу хокукына ия.
«Ерак Көнчыгыш гектарлары» эзлекле рәвештә бүлеп биреләчәк. «Ерак Көнчыгыш гектарлары» программасы белән тулырак надальнийвосток.рф сайтында танышырга мөмкин.