Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының 2016 елның 28 октябрендәге 3836нчы Боерыгына ярашлы рәвештә, «Алабуга» сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зонасы индустриаль (сәнәгать) паркларга һәм индустриаль (сәнәгать) паркларның идарәче компанияләренә карата куелган таләпләргә туры килүче индустриаль (сәнәгать) парклар һәм индустриаль (сәнәгать) паркларның идарәче компанияләре реестрына кертелде. Реестр булдыруның максаты – Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Индустриаль (сәнәгать) парклар һәм индустриаль (сәнәгать) паркларның идарәче компанияләре турында» 2015 елның 4 августындагы 794нче карарына ярашлы рәвештә әлеге паркларга карата сәнәгать сферасында стимуллаштыру чараларын куллану.
Индустриаль паркның туры килүен раслау процедурасы Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан 2016 елның 1 гыйнварыннан үткәрелә башлады. Ул сәнәгать өлкәсендә дәүләттән ярдәм чараларына дәгьва иткән барлык индустриаль парклар - төзелеп килүчеләре, һәм шулай ук гамәлдәгеләре өчен дә мәҗбүри.