2016 елның 1 ноябреннән Биржа мәйданчыгында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды (ДТФ) объектларында төзелеш (субподряд) эшләрен башкару максатында сатып алуларда катнашу өчен алдан сайлап алу процедурасын үтү мөмкинлеге ачылды.
Сайлап алуларның үткәрелүе турында хәбәр Биржа мәйданчыгы сайтына урнаштырылган: bp.zakazrf.ru
Сайлап алуны үткәрү тәртибе 223etp.zakazrf.ru сайтындагы «Алдан сайлау» бүлегендә урын алган.
Реестрга кертелү шартлары белән тулырак танышу өчен, 223etp.zakazrf.ru электрон мәйданчыгына яисә 8(843)524-71-50 телефон номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.