Татарстан икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев коррупциягә каршы торуның көнүзәк сорауларына багышланган конференциядә катнашты

2016 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

2016-2017 елларда Коррупциягә каршы торуның милли планына ярашлы рәвештә, агымдагы елның 9 ноябрендә Казанда,  «Корстон» Кунакханә-сәүдә һәм күңел ачу комплексында Россия Федерациясе субъектларында коррупциягә каршы торуның көнүзәк сорауларына багышланган фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышы уздырылды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан чарада икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев катнашты.

Конференция коррупцияне профилактикалау өлкәсендә проблемалы сорауларны хәл итүгә, һәм шулай ук Россия Федерациясе субъектларында коррупциягә каршы тору сәясәтен гамәлгә ашыруга бердәм якын килү ысулларын эшләүгә юнәлдерелгән иде.

Чара башланыр алдыннан коррупцияне профилактикалау һәм аңа каршы тору, иҗтимагый фикерне өйрәнү, коррупциягә каршы тору буенча белем бирү буенча Татарстанда алып барыла торган эш турында мәгълүмат яктыртылган күргәзмә оештырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International