Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здуновның Икътисадчылар көне уңаеннан котлау сүзе

2016 елның 11 ноябре, җомга

Кадерле коллегалар!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез - Икътисадчылар көне  белән котлыйм!

Икътисадчы профессиясе җәмгыятьтәге хуҗалык эшчәнлегенең күп өлкәләренә кагыла. Үсеш алган һәм көйләнгән икътисад илебез һәм республикабызның чәчәк атуы һәм уңышы өчен нигез булып тора.

Һөнәри осталыгыгыз һәм сайланган хезмәтегезгә тугрылыгыгыз өчен ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итеп алыгыз. Хезмәт тәҗрибәгез, белемегез һәм эш күнекмәләрегез Сезгә алда торган бурычларны уңышлы хәл итәргә булышсын! Сезгә сәламәтлек, мул тормыш һәм Ватаныбызның иминлеге хакына башкарылган фидакарь хезмәтегездә алга таба да зур уңышлар телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International