«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОның Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм үзәге кече һәм урта эшкуарлыкның экспорт юнәлешле субъектлары җитәкчеләрен эшлекле инглиз теле буенча тренингта катнашырга чакыра. Тренинглар 2016 елның 21,23 һәм 24 декабре көннәрендә Казан шәһәрендәге IT Park территориясендә үткәрелә. Тренингның темасы: «Инглиз телендә бизнес-коммуникацияләр. Negotiating a deal».
Тренингта катнашу өчен теркәлү формасын тутырырга һәм түбәндәге адрес буенча Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәгенә юлларга кирәк: tatexport@yandex.ru.