«Корстон» Кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында ел саен уздырыла торган Татарстан мәктәп компанияләренең Яңа ел хәйриячелек ярминкәсе тәмамланды.
Традициягә кергән декабрь вакыйгасын оештыручылар арасында - «Яшьләр казанышлары» Иҗтимагый оешмасының Казан үзәге, «Ак Барс Созидание» Хәйриячелек фонды һәм «Корстон» Кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексы. Әлеге чараны үткәрүгә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәм итә.
Игелекле эшләргә җыелган акчаларның гомуми күләме 57 700 сумны тәшкил итте – һәр катнашкан компания кеременең 50 проценттан алып 100 процентка кадәрге өлешен «Ак Барс Созидание» фондына күчерде.