Бүген Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында ел саен уздырыла торган «Ел эшкуары. Алтын йөзлек – 2016» конкурсы лауреатларын тәбрикләү тантанасы оештырылды. Дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, бизнесменнар һәм тармак ассоциацияләре вәкилләреннән торган компетентлы эксперт жюрие тарафыннан, халык тавыш бирүе нәтиҗәләрен исәпкә алып, эшкуарлык җәмәгатьчелегенең йөз иң яхшы вәкиле сайлап алынды һәм аларның Татарстан Республикасы икътисадын үстерүгә керткән өлеше билгеләп үтелде.
Конкурста җиңүчеләргә дипломнарны Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов, «ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы» союзы рәисе урынбасары Артур Николаев һәм юнәлешле министрлыклар вәкилләре тапшырды.