ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2016 ел
җомга

Бүген Казанда “ИТ-парк” югары технологияләр өлкәсендәге технопарк мәйданчыгында коррупциягә каршы дискуссия клубының III утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Иҗтимагый палата рәисе Анатолий Фомин, дәүләт хакимиятенең башкарма органнары җитәкчеләре, ТР Дәүләт советы депутатлары, яшьләр һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

 

Исегезгә төшерәбез, 2016 елның  сентябреннән «Минем документларым» челтәренең Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга һәм Чистай шәһәрләрендә урнашкан 5 махсуслаштырылган офисы эшкуарлар өчен («Бизнес өчен КФҮ»)  эшли.  

Бүгенге көндә  гражданнар Дәүләт хезмәтләренең бердәм федераль порталы (gosuslugi.ru) аша күпчелек федераль ведомстволарның электрон хезмәт күрсәтүләреннән файдалана алалар. Ләкин шул ук вакытта, шәхси мәгълүматларга ныклы яклау таләп ителгән хезмәт күрсәтүләрне алуга Федераль порталга гариза юллау өчен, үзеңнең исәпкә алыну язмаңны расларга кирәк. Моны өйдәге  компьютердан мөстәкыйль эшләү мөмкин түгел.

 

Бүген Татарстан Республикасында истәлекле көн - Ватан Геройлары көнен билгеләп үттеләр. Бу көнгә багышланган тантаналы чара С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында узды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков үзенең сәламләү чыгышында, бу көнне ил өчен башларын салган геройларны искә алу белән бергә, үз иленә һәм халкына тугрылыклы булуны хезмәтләре белән күрсәтүчеләрне дә хөрмәтлиләр, дип билгеләде.

 

Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Казанда “Эссен” гипермаркетын ачу тантанасында катнашты.

 


8
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Мәскәүдә, «Экспоүзәк» үзәк күргәзмәләр комплексында, 2016 елның 5-9 декабре көннәрендә «Россия сәламәтлек саклау атналыгы» уздырыла. «Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм күрсәтү фонды» КБОның Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге (алга таба – Экспортка ярдәм итү үзәге) республиканың экспорт юнәлешле кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярминкәдә катнашу мөмкинлеге тудыра. 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында агымдагы елның 7 декабрендә «Татарстанның эшлекле партнерлары» форумы кысаларында «Татарстан Республикасында бизнес. Инфраструктура, үсеш институтлары һәм ярдәм күрсәтү программалары» сессиясе уздырылды.

 

«Бинбанк» ГАҖ (алга таба – Банк) һәм «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» коммерциячел булмаган оешмасы (алга таба – Фонд) арасында җаваплылык йөкләмәсен бирү программасы турында төзелгән килешү кысаларында банк хезмәткәрләре өчен  белем бирү семинары үткәрде. Чара  түгәрәк өстәл формасында үтте. 


7
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

«УМНИК» программасының финал чаралары «Идея» технопаркында үтте. Дүрт көн дәвамында 138 студент һәм аспирант экспертларга үз проектларын тәкъдир иттеләр, алар арасында кече һәм урта  бизнес вәкилләре, фән докторлары, һәм шулай ук бизнес-консультантлар бар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International