Бүген Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында ел саен үткәрелә торган «Ел эшкуары. Алтын йөзлек» конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы уза. Конкурста җиңүчеләр дипломнарны Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов һәм юнәлешле министрлыклар вәкилләре кулыннан алачак.
Йөз иң яхшы эшкуарны бүләкләүнең максаты – эшкуарлык эшчәнлегенең абруен һәм җәмгыятьтә эшкуарның статусын күтәрү, социаль-икътисадый үсештә кече һәм урта эшкуарлыкның казанышларын пропагандалау, кече һәм урта бизнес сферасын үстерүне стимуллаштыру һәм бизнес белән хакимиятнең үзара эш итүен ныгыту.